«Кече ватан – мәдәният, милләт»: фольклор кичәсе (12+)    

15 декабрь көнне 13 нче санлы китапханәдә «Кече ватан – мәдәният, милләт» дигән фольклор кичәсе узды. Анда төрле буын кешеләре катнашты. 

Һәр кеше өчен җир йөзендә Туган як зур әһәмияткә ия, бу кешенең туган, үскән, гомеренең иң яхшы елларын уздырган урыны, анда аның туганнары һәм якыннары яши. Катнашучыларның һәрберсе үзенең кече ватаны, үз милли мәдәниятенең гореф-гадәтләре һәм үзенчәлекләре белән уртаклашты. Чаллы шәһәре, андагы предприятиеләр, бәйрәмнәр турында видеоязма карау аеруча зур кызыксыну тудырды һәм фикер алышуга этәргеч булды. 
Балалар һәм өлкәннәр рус һәм татар җырлары җырлады, рус һәм татар халык киемнәре һәм бизәкләре белән альбом карады. 

Поделиться: